Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2022, 09:22

ПЦР үткәрү җайлашыр

Уфаның 21 нче шәһәр клиник хастаханәсенә ПЦР үткәрү өчен яңа җиһазлар кайтартылган.

ПЦР үткәрү җайлашыр
ПЦР үткәрү җайлашыр

 Акча "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән.

"Бу заманча җиһазларны кулланып, без, сыйфатны киметмичә, эшкәртелә торган биоматериал санын шактый арттырабыз. Бу чыннан да актуаль, чөнки хәзер ПЦР-тестларны мөмкин кадәр тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк ", – дип сөйләде 21нче хастаханәнең клиника-диагностика лабораториясе мөдире Гүзәл Утарбаева.

Амплификаторлар һәм термоциклерлар ярдәмендә эшкәртелә торган биоматериалларның санын сыйфатны югалтмыйча арттырырга мөмкин, биредә полимер чылбыр реакциясе (ПЦР) методы кулланыла. Приборлар бирелгән параметрлар буенча пробирканы циклик җылытуны һәм суынуны тәэмин итә. Нуклеин кислоталарының яңа амплификаторында хастаханәдә 6000дән артык тикшеренү уздырганнар.

ПЦР үткәрү җайлашыр
ПЦР үткәрү җайлашыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: