Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2022, 09:14

Фән, ковид, криптовалюта һәм башкалар...

Владимир Путин видеоконференция режимында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Фән, ковид, криптовалюта һәм башкалар...
Фән, ковид, криптовалюта һәм башкалар...

Төп тема – яңа фәнни лабораторияләр булдыру турында иде. Бу уңайдан  доклад белән фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады. Аерым алганда, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова ковид  белән бәйле агымдагы вәзгыять турында хәбәр итте. Вице-премьер Виктория Абрамченко очрашуда катнашучыларга 2020-2021 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында хәбәр итте. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзү һәм җиһазлау турында мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде.

Шулай ук В. Путин Руссия Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка криптовалюта буенча уртак фикергә килергә кушты.

Болар хакында тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/67641

Фән, ковид, криптовалюта һәм башкалар...
Фән, ковид, криптовалюта һәм башкалар...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: