Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2022, 11:15

Ковид янә канат җәя

Хастаханәләрдә тагын чиратлар хасил була башлады.

Ковид янә канат җәя
Ковид янә канат җәя

Беренче тапкыр "омикрон" штаммы 11 ноябрьдә мәгълүматлар базасына кертелгән иде. Тәүге йоктыру очрагы Ботсванда теркәлде, шуның артыннан тагын берничәсе Көньяк Африка республикасында ачыкланды. Хәзерге вакытта "омикрон" инде дистәләгән илдә табылды (шул исәптән Русиядә дә). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, моңарчы ковид белән авырып алганнарга  омикрон йоктыру җиңелрәк йога, дип саный. Тикшеренүчеләр фикеренчә, "омикрон" штаммы ныграк йогышлы, кешедән кешегә җиңелрәк күчә.

Соңгы көннәрдә Башкортстанда ковид йоктыручылар арта. Танышлар арасында авыручылар күп. Хастаханәләрдә чиратлар хасил була башлады. Шуңа күрә күп кеше җыелган урыннарга бармау, саклык чараларын (маска, кулларны юу, прививка) күрү хәерле. Температура күтәрелгән очракта, хәлсезлек күзәтелгәндә, табибка хәбәр итәргә кирәк.

Ковидтан дәваланганда табиб кушканнарны төгәл үтәү мөһим. Халык медицинасы да ярдәмгә килә. Без бу хакта язган идек инде: https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2021-11-06/min-kovid-bel-n-nichek-chirl-dem-4-2572982

Ковид янә канат җәя
Ковид янә канат җәя
Ковид янә канат җәя
Ковид янә канат җәя
Ковид янә канат җәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: