Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 11:53

"Уфа" индустриаль паркы үсешә

Анда яңа җитештерү комплексы пәйда булды.

"Уфа" индустриаль паркы үсешә
"Уфа" индустриаль паркы үсешә

Башкортстанда "Уфа" индустриаль паркында 20 мең кв. м мәйданда җитештерү комплексы ачылды. Комплекс "Кече, урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасы" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә куелды. Мәйданчык эшенә стартны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина бирделәр.

Комплексның беренче резиденты "Артагро" сәүдә йорты" ҖЧҖ булды. Җәмгыять авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук Русиядә аналоглары булмаган ашлык чистарту җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.

"Уфа" индустриаль паркы Шакша микрорайонында М5 "Урал" (Мәскәү-Самара-Уфа-Чиләбе) федераль трассасының 1492 километрында урнашкан, мәйданы 300 гектарга якын. Паркның төп резиденты булып Австриянең "Кроношпан" (Kronospan) агач эшкәртү заводы тора, аннан тыш, объект территориясендә агач эшкәртүдә махсуслашкан кайбер предприятиеләр эшчәнлек алып бара, бораулау инструментлары, клапаннар һәм насослар, майлау материаллары, юл билгеләре җитештерү предприятиеләре эшчәнлек алып бара.

"Уфа" индустриаль паркы үсешә
"Уфа" индустриаль паркы үсешә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: