Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 11:24

Русия-Пакистан элемтәләре ныгый

Владимир Путин Имран-Хан белән сөйләшүдә шуны искәртте: Русия Федерациясе тарихи яктан күпмилләтле һәм күп конфессияле дәүләт, анда төрле диннәр, шул исәптән ислам дине тотучы халыклар яши һәм хезмәттәшлек итә. Фотода: Пакистан пейзажы.

Русия-Пакистан элемтәләре ныгый
Русия-Пакистан элемтәләре ныгый

Владимир Путин Ислам Республикасы Пакистанның Премьер-министры Имран-Хан белән телефоннан сөйләште.

Җитәкчеләр сәүдә-икътисадый, энергетика һәм гуманитар, башка өлкәләрдә Русия-Пакистан элемтәләрен үстерү, шулай ук ковид инфекциясе таратуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Имран-Хан Русия Президентының 23 декабрьдәге еллык матбугат конференциясендәге белдерүенең Пакистан җәмгыятендә һәм тулаем мөселман дөньясында аңлау табуын ассызыклады. Бу белдерү  – фикер ирегенә  сылтанып,  теге яки бу дини, милли яки социаль төркемнең абруен кимсетә торган гамәлләрнең ярамавы турында иде.

Русия һәм Пакистан элемтәләрен дәвам итү турында сөйләшенде.

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/67599.

Фото: Pixabay.

Русия-Пакистан элемтәләре ныгый
Русия-Пакистан элемтәләре ныгый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: