Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2022, 18:00

Башкортстанда омикрон!

Башкортстанга да омикрон килеп җитте.

Башкортстанда омикрон!
Башкортстанда омикрон!

Яңа штаммның өч очрагы рәсми рәвештә Русия Кулланучылар күзәтчелегендә расланган. Билгеле булганча, яңа инфекциянең барлык очраклары да Уфа аэропортында ачыкланган. Омикрон  Африканың Танзания дәүләтеннән  кайткан ике башкортстанлы, шулай ук оныклары белән Төркиядән кайтучы Оренбург өлкәсендә яшәүче хатында расланган. Алар өчесе дә үзләрен канәгатьләнерлек хис итә һәм интенсив медицина ярдәменә мохтаҗ түгел. Хәзерге вакытта алар барысы да хастаханәгә салынган, аларның торышын табиблар күзәтә.

– Бар кешеләр, шул исәптән рейс пассажирлары, пилотлар  медиклар күзәтүе астында изоляциядә торалар. Алар көн саен коронавирус инфекциясенә тест уза, – дип белдерә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: