Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2022, 14:13

Туймазы хастаханәсендә ике яңа җиһаз

Бу заманча җиһазлар операцияләр вакытында ярдәмгә киләчәк.

Туймазы хастаханәсендә ике яңа җиһаз
Туймазы хастаханәсендә ике яңа җиһаз

Быел Башкортстанның Туймазы хастаханәсенә ике заманча җиһаз кайтартылган. Аларны "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында алганнар.

Электрокоагулятор операция вакытында хирурглар эшендә ярдәм итү өчен тәгаенләнгән, икенче аппарат гомуми анестезия уздыру өчен кулланылачак, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Заманча анестезиологик аппарат гипоксиядән яклауның механик системасына ия, ул ингаляцион анестезия өчен төрле препаратлар белән эшләү өчен билгеләнгән. Аппарат пациентның үпкә торышы турында төгәл мәгълүмат тапшыра, шулай ук аларның үзгәрешен экранда чагылдыра. Гомумдәүләт проекты буенча алынган электрокоагулятор  исә операция барышын күзәтергә мөмкинлек бирә. Мондый җиһазлар аз инвазив операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирә, алар шулай ук пациентларны иртә тернәкләндерүгә ярдәм итә.

 

Туймазы хастаханәсендә ике яңа җиһаз
Туймазы хастаханәсендә ике яңа җиһаз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: