Барлык яңалыклар
Новости
11 гыйнвар 2022, 13:33

Казахстанда хәлләр ничек?

Казахстанда ОДКБның күмәк көчләре (2030 кеше һәм 250 берәмлек техника) тәртип саклый.

Казахстанда хәлләр ничек?
Казахстанда хәлләр ничек?

ОДКБ карары нигезендә Казахстан Республикасына оешманың күмәк тынычлык көчләре кертелгән. Болар 2030 кеше һәм 250 берәмлек техника. Алар аэропортларны, хәрби складларны һәм башка стратегик объектларны саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү функцияләрен гамәлгә ашыра.

Бу хакта ОДКБның чираттан тыш сессиясендә Казахстан Президенты Токаев Касым-Жомарт Кемелевич белдерде. Ул әлеге гамәлнең  ОДКБның беренче тынычлык урнаштыру миссиясе булуын әйтте. "Оешма уңай тәҗрибә алыр, проблемалар анализланыр һәм тиешле нәтиҗәләр чыгарылыр, көйләүче документларга төзәтмәләр кертелер, дип ышанам", – диде ул. 

Сессиядә РФ Президенты В. Путин да чыгыш ясады.

Казахстанда хәлләр ничек?
Казахстанда хәлләр ничек?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: