Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2022, 15:12

Казахстандагы вакыйгалар артында кемнәр тора?

Анда "мәйдан" технологияләре кулланылган, дип уйлыйлар.

Казахстандагы вакыйгалар артында кемнәр тора?
Казахстандагы вакыйгалар артында кемнәр тора?

Күмәк иминлек турында шартнамә оешмасының (урысча – ОДКБ) чираттан тыш сессиясе үтте. Анда Русия Президенты Владимир Путин, Казахстандагы чуалышлар вакытында, мәгълүмати ярдәмне дә кертеп, "мәйдан"  технологияләре кулланылган, дип белдерде. "Боевикларның яхшы оештырылган һәм төгәл идарә ителә торган төркемнәре, шул исәптән чит илдә террорчылар лагерьларында әзерлек узучылар, файдаланылган; бу хакта президент Токаев та әйтте", – диде ул. Казахстан дәүләтчелегенә турыдан-туры янау тууы һәм агрессиягә кичекмәстән җавап бирергә кирәк булуын ассызыклады. РФ Президенты билгеләп үткәнчә, оешма кирәкле карарларны максималь оператив рәвештә кабул итә алды.

***

Казахстанда чуалышлар 2022 елның беренче көннәрендә башланды: Җанаөзен һәм Актау шәһәрләре халкы сыекландырылган газга бәяләрнең ике тапкыр артуына каршы чыкты. Соңрак бу хәлләр тәртипсезлекләргә әверелеп, башка торак пунктларга, шул исәптән Алма-Атага – элекке башкалага һәм республиканың иң зур шәһәренә таралды: анда мародерлар пәйда булды, боевиклар дәүләт учреждениеләренә һөҗүм итте, кулына коралга алды. Җавап итеп,  хакимият бөтен ил буйлап 19 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл кертте һәм контртеррористик операция башлады. БМО мәгълүматы буенча, протестлар вакытында меңгә якын кеше яраланган. Кайбер мәгълүматлар буенча, көч структураларының 17  хезмәткәре һәлак булган. 5 гыйнвар иртәсендә Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрде һәм Иминлек советын җитәкләде. Советның беренче утырышында ул бу вакыйгаларны дәүләтнең бөтенлегенә янау дип атады һәм ОДКБ оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. ОДКБ исә тиз арада Казахстанга тынычлык урнаштыручы көчләрне җибәрергә карар итте.

Казахстандагы вакыйгалар артында кемнәр тора?
Казахстандагы вакыйгалар артында кемнәр тора?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: