Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар 2022, 12:32

Әлшәй укытучылары тырыш

Районнарда "Ел укытучысы" бәйгесенә сайлап алу турлары үтте.  Фотода: Әлшәй районының алдынгы укытучыларыннан бер төркем. 

Әлшәй укытучылары тырыш
Әлшәй укытучылары тырыш

Декабрьдә Әлшәй район Мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Районның иң яхшы 55 педагогы “Ел укытучысы” исеме һәм район данын республика дәрәҗәсендә якларга алыну өчен көрәште. Өч көн дәвамында алар компетентлы жюрига үзләренең һөнәри эшләнмәләрен күрсәттеләр, конкурс дәресләрендә һәм чараларда катнаштылар. Бүләкләү тантанасында администрация башлыгы урынбасары Айдар  Солтангулов, мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Чупова катнашты.

Фотода: Әлшәй районының алдынгы укытучыларыннан бер төркем. 

Әлшәй укытучылары тырыш
Әлшәй укытучылары тырыш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: