Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар 2022, 11:59

Боҗраны үзгәртерләрме?

Былтыр Башкортстанда юл төзелеше өчен шактый күп эшләнде. Киләчәккә дә планнар зур. Үзәк базар тирәсендәге юл боҗрасын да үзгәртеп корырга җыеналар. 

Боҗраны үзгәртерләрме?
Боҗраны үзгәртерләрме?

Уфада Үзәк базар тирәсендә Революция урамын реконструкцияләү һәм транспорт боҗрасын үзгәртү 2024 елдан да иртәрәк башланмаячак. Бу хакта Уфа шәһәр хакимияте порталына сылтанып, матбугат чаралары хәбәр итте.  Башкала мэриясендә аңлатуларынча, бу проект күп көч таләп итә, проект Уфа шәһәре төзелүнең 450 еллыгына бәйле рәвештә уйланыла, аны 2022-2024 елларда гына гамәлгә ашыру планлаштырылмый икән.

Уфада Үзәк базарда транспорт боҗрасын үзгәртү турында узган елның декабрь ахырында билгеле булды. Бу мәйданда 4,4 кв.м мәйданлы кече архитектур форма урнаштырылып, иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк һәм П-рәвешле юл чаты булдыру планлаштырыла.

Боҗраны үзгәртерләрме?
Боҗраны үзгәртерләрме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: