Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар 2022, 12:59

Атом-төш коралы чикләнергә тиеш

Атом-төш коралына ия булган биш дәүләтнең лидерлары атом-төш сугышын һәм кораллану узышын булдырмау турында уртак белдерү белән чыкты.

Атом-төш коралы чикләнергә тиеш
Атом-төш коралы чикләнергә тиеш

Белдерүдә, аерым алганда, болай диелә: "Кытай Халык Республикасы, Русия Федерациясе, Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Берләшкән Корольлеге, Америка Кушма Штатлары һәм Франция Республикасы атом-төш коралына ия булган дәүләтләр арасында сугышны булдырмауны һәм стратегик куркынычларны киметүне үзләренең беренче чираттагы җаваплылыгы дип саный. Без, атом-төш сугышында җиңүче була алмый һәм ул беркайчан да башланырга тиеш түгел, дип белдерәбез. Атом-төш коралын куллануның бик еракка китүчән нәтиҗәләре булуын аңлаган хәлдә һәм атом-төш коралланышы яшәвен дәвам иткәндә шартларда, аның бары тик оборона максатларына, агрессияне тоткарлауга һәм сугышны булдырмый калуга хезмәт итәргә тиешлеген раслыйбыз. Мондый кораллануларның алга таба таралуы булдырмый калынырга тиеш дип саныйбыз"...

Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/67551.

Атом-төш коралы чикләнергә тиеш
Атом-төш коралы чикләнергә тиеш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: