Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2022, 11:40

Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре нишләр?

Путин белән Байден телефоннан ни турында сөйләште?

Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре нишләр?
Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре нишләр?

30 декабрьдә Русия һәм АКШ  президентлары телефоннан әңгәмә корды. Аның  төп темасы Русиянең иминлеген тәэмин итүгә юридик гарантияләр бирү буенча сөйләшүләрне башлау булды. Моның турында 7 декабрьдәге видеоконференция барышында килешенгән иде.

Уртак эш нәтиҗәсе булып, НАТОның көнчыгышка таба хәрәкәт итүен һәм Русия чикләренә кораллану системаларын урнаштыруны тыючы катгый хокукый гарантияләр торырга тиеш, дип ассызыкланды. Билгеләнгән мәсьәләләр буенча җитди һәм эчтәлекле диалогка ике яклы әзерлек белдерелде. Сөйләшүләр башта 9-10 гыйнварда Женевада, ә аннары Русия – НАТО советы кысаларында Брюссельдә 12 гыйнварда узачак, дип расланды. 13 гыйнварда ОБСЕда да дискуссияләр башлана. Президентлар сөйләшүләр барышын шәхси контрольдә тотарга килештеләр.

Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/67487.

Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре нишләр?
Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре нишләр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: