Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2022, 10:56

ФАПлар күбәя

Башкортстанда былтыр модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм яңартуга зур игътибар бирелде.

ФАПлар күбәя
ФАПлар күбәя

Мисалга, Илеш районында былтыр гомуми бәясе 10 млн сум булган өч ФАР урнаштырылган.

Алар сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

«Фельдшер-акушерлык пунктлары Медведево, Марино һәм Югары Юлдаш авылларында булдырылды. Барлык ФАПлар да ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар һәм медикаментлар  комплекты белән җиһазландырыла.  Аларда тиешле медицина ярдәме алу һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырыла», – ди Югары Яркәй үзәк хастаханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина.

Чыганак: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

ФАПлар күбәя
ФАПлар күбәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: