Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2021, 10:00

ФАПларга игътибар зур

2024 елга кадәр Башкортстанда 400 фельдшер-акушерлык пункты яңартылачак. Аларда эшләргә кеше булырмы?

ФАПларга игътибар зур
ФАПларга игътибар зур

Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларга төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ФАПларга ревизия үткәрергә кушты. 2024 елга кадәр Башкортстанда 400 фельдшер-акушерлык пункты яңартылачак. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, киләсе елның гыйнварында контроль идарәсе белгечләре муниципалитетларда фельдшер-акушерлык пунктларының эшчәнлеген тикшерәчәк. Бу кайбер яңа объектларның фельдшер булмау сәбәпле эшләмәве турындагы мәгълүмат белән бәйле.

Быел "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын финанслау күләме республикада 2,5 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, шуларның 2,025 миллиарды – федераль бюджет акчалары, 568 миллионы – төбәк казнасыннан.

2019-2020 елларда проект кысаларында республика 139 яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм дүрт авыл табиб амбулаториясе, 28 күчмә медицина комплексы алган. Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 73 модульле ФАП урнаштыру эше алып барылган.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

ФАПларга игътибар зур
ФАПларга игътибар зур
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: