Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2021, 09:44

БДБ җитәкчеләре очрашты

Очрашуда төп тема коронавирус пандемиясенә бәйле булды.

БДБ җитәкчеләре очрашты
БДБ җитәкчеләре очрашты

Санкт-Петербургта Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләр җитәкчеләренең традицион рәсми булмаган очрашуы булды.

Русия Федерациясе Президенты В. Путин  чакыруны кабул итүләре  һәм Русиягә, Петербургка килүләре  өчен рәхмәт әйтте, очрашуның, асылда, традицион булуын билгеләде. Пандемиягә кадәр Питерда Яңа ел алдыннан даими очрашулар була иде.

Бу ел БДБ өчен үзенчәлекле: оешма оешуга декабрьдә 30 ел.  Җитәкчеләр ешрак  онлайн режимында эшли, әмма мондый очрашуны  барысы да хуплап кабул иткән.

В. Путин интеграциянең дәүләтләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дә, икътисад өлкәсендә дә тирәнәюен әйтте. Әлеге очрашудагы төп темаларның берсе буларак коронавирус пандемиясе белән көрәш аталды.

БДБ җитәкчеләре очрашты
БДБ җитәкчеләре очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: