Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2021, 12:29

Мисырдан хәбәрләр

Владимир Путин белән Мисыр Гарәп республикасы Президенты Габделфәттах Сиси телефоннан сөйләште.

Мисырдан хәбәрләр
Мисырдан хәбәрләр

Дәүләт башлыклары бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Ил башлыклары Русия-Мисыр мөнәсәбәтләренең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Лидерлар төрле өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлеккә югары бәя бирде, шул исәптән Мисырдагы "Эль-Дабаа" АЭС төзелешен һәм Сүәеш каналы районында Русия сәнәгать зонасын искә алдылар.

Мисыр 2022 елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында кунак-ил сыйфатында катнашачак.

Владимир Путин һәм Габделфәттах Сиси алга таба да тыгыз элемтәдә торыргы килештеләр.

Мисырдан хәбәрләр
Мисырдан хәбәрләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: