Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2021, 15:08

Путинга сораулар күп

Дәүләт башлыгының еллык матбугат конференциясе башланды. Иң тәүге сорауларның берсе икътисад торышына багышланды.

Путинга сораулар күп
Путинга сораулар күп

В. Путин билгеләвенчә, бөртеклеләрнең уңышы, былтыргыга караганда бераз кимрәк,  123 миллион тонна булган, әмма бу – бик яхшы нәтиҗә, ул безгә илне генә тәэмин итеп калмыйча, зур экспорт потенциалын да саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Төп капиталга инвестицияләр – ноябрьгә 7,6 процент (үсеш).  Төзелештә рекордлы күрсәткечләр – 90 миллион квадрат метр. Русиянең яңа тарихында мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр ирешелгән. Уртача айлык хезмәт хакы реаль чагылышта үсә башлаган. Халыкның реаль керемнәрендә дә үзгәрешләр: моңарчы минус ике процент булса, быел үсеш көтелә.

Тулырак бу хакта: http://www.kremlin.ru/events/president/news/67438.

Путинга сораулар күп
Путинга сораулар күп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: