Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2021, 09:39

Идел буе ничек яңгырый?

Идел буе федераль округы үзенең уникаль көй картасын төзи. Анда Башкортстан да бар.

Идел буе ничек яңгырый?
Идел буе ничек яңгырый?

“Идел буе музыкасы”, – табигать үзе язган көй. Роскартография белгечләре төрле географик объектларының биеклеген барлаган. Аннан шуларны тавыш тирбәнешләренә әйләндереп, музыкаль композиция нигезенә салганнар. Шул рәвешчә 14 аерым композициядән «Идел буе музыкасы» дигән бердәм музыкаль әсәр барлыкка килгән.

 20 декабрьдән төбәк телеканалларында "тизер"лар – теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль кыяфәтен сурәтләүче композиция фрагментлары барлыкка киләчәк.

Ландшафтларының бөтен матурлыгын һәм аларның музыкаль яңгырашын Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил аппараты сайтында күрергә мөмкин булачак, сылтама:  http://pfo.gov.ru/

Премьера 2021 елның 27 декабрендә көтелә.

Идел буе ничек яңгырый?
Идел буе ничек яңгырый?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: