Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2021, 11:45

Кооперативлар кирәк

Стәрлебаш районында “Союз” кулланучылар кооперативы оешкан. Аның советы рәисе – Салават Зәйнуллин. Кооператив районның ерак авылларына хезмәт күрсәтә.

Кооперативлар кирәк
Кооперативлар кирәк

Халыкара бизнес атнасында Уфада "Эшкуарлык үсеше драйверы буларак кооперация" эксперт сессиясе үтте. Дискуссиядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, Башкортстанда кооперативларга кызыксыну арта, әмма эшкуарлар  берләшергә ашыкмыйлар. «Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгы продукциясен күпчелектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар яисә зур булмаган фермалар җитештерә, – диде Башкортстанның сәүдә министры Алексей Гусев. – Аларның күбесе товарын сатканда авырлыклар кичерә, аларга эре челтәрләр белән эшләү катлаулылы. Эшмәкәрләр, көчләрен берләштереп, бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итә алыр иде. Төбәктә перспективалар зур. Азык-төлек базары елына 480 млрд сум тәшкил итә. Кооперация чылбырларын дөрес төзеп, без кулланучылар җәмгыятен товар әйләнеше процессына актив кертә алыр идек».

Үзенең кооператив төзү тәҗрибәсе белән  Стәрлебаш районында яшәүче, “Союз” кулланучылар кооперативы советы рәисе Салават Зәйнуллин уртаклашты. Кооператив районның ерак һәм авыр үтеп керелә торган авылларына хезмәт күрсәтә.  Анда яшәүчеләргә кирәкле товарларны сатып алу өчен хәзер уннарча километрга барырга туры килми. Кибет (автолавка) үзе алар йортына килә, бер уңайдан җирле эшмәкәрләрнең продукциясен дә тәкъдим итә.Товар сатып алучы кооператив пайчысына әверелә.  "Без дүрт ай элек проектны эшләтеп җибәрдек һәм аның перспективаларын күрәбез, – ди уртаклаша Салават Зәйнуллин. – Безнең өстенлегебез – мобильлек, уңайлылык, элемтә. Алга таба географияне киңәйтергә, башка кулланучыларны җәмгыятькә җәлеп итәргә планлаштырабыз һәм проект белән идарә итүнең бердәм системасын булдыру өстендә уйлыйбыз".

Кооперативлар кирәк
Кооперативлар кирәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: