Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2021, 11:21

Бүген – Иминият хезмәткәрләре көне

Президент Русиянең Иминият органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген – Иминият хезмәткәрләре көне
Бүген – Иминият хезмәткәрләре көне

В. Путинның котлавында болай диелә:

“Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар!

Сезне Иминият органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Бу – һөнәри бәйрәм, ә ул инде чирек гасырдан артык билгеләп үтелә, гражданнарыбызның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иминлеге сагында торган, Русиянең конституцион төзелешенең суверенитетын һәм тотрыклылыгын яклаган, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшүче, Ватаныбыздан еракта аның милли мәнфәгатьләрен яклаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт символы.

Бүген мин иминлек органнары ветераннарына сәламәтлек, озын гомер теләп калам. Сез намус белән хезмәт иттегез, күп  авыр сынауларга түздегез, хәвеф янауга карамастан, һәрвакыт куелган бурычларны профессиональ һәм фидакарь рәвештә башкардыгыз, тиңдәшсез батырлык һәм тәвәккәллек белән Ватанга һәм үз халкына тугрылыклы хезмәт итүдән югарырак кыйммәтләр булмавын исбатладыгыз”.

Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/67387.

Бүген – Иминият хезмәткәрләре көне
Бүген – Иминият хезмәткәрләре көне
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: