Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2021, 10:30

Ухнагийн Хурэлсух Мәскәүгә килде

Русия һәм Монголия президентлары нәрсә хакында сөйләште?

Ухнагийн Хурэлсух Мәскәүгә килде
Ухнагийн Хурэлсух Мәскәүгә килде

Владимир Путин Русиягә эш визиты белән килгән Монголия Президенты Ухнагийн Хурэлсух белән Кремльдә сөйләшүләр алып барды. Тар составтагы әңгәмәдән соң Русия һәм Монголия сөйләшүләре иртәнге эшлекле аш форматында дәвам итте. Халыкара консультацияләр тәмамлангач, ике дәүләт башлыгы матбугат өчен белдерү белән чыкты. Моннан тыш, Русия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тулу уңаеннан уртак декларация кабул ителде.

Ухнагийн Хурэлсух: “Без "Транзит Монголия" программасын тәкъдим итәбез, чөнки безнең территория аша Европаны Азия һәм Русияне Кытай белән тоташтыручы иң кыска юл уза. Безнең планнарда илебезнең көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләре аша уза торган ике тимер юл линиясе – көнчыгыш һәм көнбатыш юллар төзелеше бар. Шулай ук Иркутск аша уза торган үзәк тимер юл коридорын модернизацияләү мәсьәләсе дә бар”, – диде.

Чыганак: kremlin.ru.

Ухнагийн Хурэлсух Мәскәүгә килде
Ухнагийн Хурэлсух Мәскәүгә килде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: