+12 °С
Яңгыр
“Белнефтехим” концерны рәисе урынбасары Олег Курилин үзен Башкортстанга чакырулары һәм Халыкара бизнес атнасында катнашу мөмкинлеге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
"Белнефтехим" концерны рәисе урынбасары хәбәр итүенчә, 2022 елның беренче яртысында эшче төркем җыелачак, ул хезмәттәшлекнең юл карталары турында фикер алышачак, бу үз чиратында үзара товар әйләнеше күләмен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Олег Курилин сүзләренә караганда, Беларусь предприятиеләре Башкортстанның сәнәгать, АХК, юл төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә торырга әзер.
Чыганак: Башинформ.