Новости
17 Декабря 2021, 10:23

Башкортстан икътисады алга атлый

Авыл хуҗалыгына, мелиорациягә,  техниканы модернизацияләүгә ярдәм булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан икътисады алга атлыйБашкортстан икътисады алга атлый
Башкортстан икътисады алга атлый
"Башкортстанда дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакетын эшләү ахырына якынлаша", – дип ассызыклады беренче вице-премьер – төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. Аның сүзләренә караганда, әлеге пакетның өстенлекле өлеше авыл хуҗалыгына, мелиорациягә,  техниканы модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. "Әлбәттә инде, аерым өстенлекле юнәлеш – Урал аръягы, республиканың төньяк-көнчыгышы –  дәүләт ярдәме барыннан да күбрәк таләп ителгән урыннарда, – дип шәрехләде "Ачык диалог" пленар очрашуыннан соң Рөстәм Моратов. – Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты күп очракта төгәлләнгән инде. Гыйнварда без зур матбугат конференциясе уздырачакбыз һәм аны шунда тәкъдим итәчәкбез". Беренче вице-премьер ассызыклаганча, кече һәм урта эшмәкәрлек тә зур әһәмияткә ия.
Башкортстан икътисады алга атлый
Башкортстан икътисады алга атлый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас