Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2021, 15:34

Алга, тик алга!

Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләргә (ТОСЭР) игътибар зур. ТОСЭРга резидентлар килү динамикасы буенча Башкортстан Русиядә икенче урында.

Алга, тик алга!
Алга, тик алга!

Башкортстан Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория (СИҮАБТ, русча ТОСЭР) резидентларын җәлеп итү планын икеләтә арттырып үтәде, дип белдерде Уфадагы "Халыкара бизнес атнасы"нда республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров. "Быел без планлаштырганга караганда ике тапкырга күбрәк резидентлар җәлеп иттек. 14 кеше җәлеп ителер, дип уйлаган идек, ә фактта 31 резидентны җәлеп ителде. Бу күрсәткеч буенча, ТОСЭРга резидентлар килү динамикасы буенча, без Русиядә икенче урында торабыз, барлыгы 99 резидентыбыз бар», – дип хәбәр итте брифингта Андрей Назаров.

Премьер-министр әйтүенчә, «Алга» махсус икътисадый зонасында бүген 10 резидент эшли, бу янә 44 мең яңа эш урыны бирәчәк.

Алга, тик алга!
Алга, тик алга!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: