Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2021, 13:19

Яшүсмерләр өчен вакцина

Максим Забелинның улы яшүсмерләр өчен ясалган "Спутник М" вакцинасын кадаткан.

Яшүсмерләр өчен вакцина
Яшүсмерләр өчен вакцина

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үзенең улының "Спутник М" вакцинасын ясатуын белдерде. Бу хакта ул БР Дәүләт җыелышында хәбәр итте. Ул шулай ук Башкортстанга якын арада 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен "Спутник М"  вакцинасы кайтарылачагын хәбәр итте. Яшүсмерләрне вакцинацияләү өчен тәгаенләнгән "Спутник М" препараты "Спутник V" вакцинасы нигезендә булдырылган. Ул шулай ук 21 көн интервал белән ясала торган ике компоненттан тора. 15 яшькә кадәрге балаларга профилактик прививкалар аларның ата-аналарының яисә законлы вәкилләренең ризалыгы белән үткәрелә ала.

Яшүсмерләр өчен вакцина
Яшүсмерләр өчен вакцина
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: