-28 °С
Ачык
Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) COVID-19 буенча махсус илчесе Дэвид Набарро Sky News телеканалы эфирында белдерде. Белгеч билгеләп үткәнчә, аны йоктыру очраклары саны һәр ике-өч көн саен икеләтә арта. Аның фаразы буенча, кайбер илләрдә, аерым алганда Бөекбританиядә, ике атна эчендә вәзгыять начарланырга мөмкин.
Яңа штаммны тәү тапкыр Ботсванfда һәм ЮАРда ноябрь уртасында ачыклаган иделәр. Аның S-аксымында дистәләрчә мутацияләр бар, нәкъ шулар аны үтә йогышлы итә дә. Фаразланганча, бу вариант баштан ук хәлсез иммунитет булган кеше организмында, мөгаен, ВИЧ авырулы кешедә барлыкка килгән. булса кирәк.
Фото: Pixabay.