Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2021, 09:28

Владимир Путин Саули Ниинистё белән сөйләште

Ил башлыклары нәрсәгә борчыла? Фотода: Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё.

Владимир Путин  Саули Ниинистё белән сөйләште
Владимир Путин Саули Ниинистё белән сөйләште

Әңгәмәдә төп игътибар Украина эчендәге кризиска бәйле мәсьәләләргә бирелде. Владимир Путин Саули Ниинистёга АКШ Президенты Джозеф Байден белән 2021 елның 7 декабрендә сөйләшү нәтиҗәләре турында хәбәр итте, шулай ук Украина тирәсендәге вәзгыятькә принципиаль бәя бирде.

Русия Президенты билгеләп үткәнчә, Украина хакимияте Минск килешүләрен бозып, көч куллану алымнарына басым ясый, шул исәптән Донбасста авыр корал һәм пилотсыз аппаратлар куллана.

Бу уңайдан Владимир Путин АКШ һәм НАТО белән сөйләшүләрне кичектергесез башлап җибәрү кирәклеген, НАТОның көнчыгышка таба алга баруын һәм Русиягә янаучы корал системаларын Украина һәм башка чиктәш дәүләтләр территориясендә урнаштыруны туктатырга кирәклеген ассызыклады.

Көн тәртибендәге кайбер башка  мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек үсешен, шул исәптән Төньякта һәм Арктикада, дәвам итү кирәклеге расланды. алга таба багланышларның мөһимлеге ассызыклана.

Владимир Путин  Саули Ниинистё белән сөйләште
Владимир Путин Саули Ниинистё белән сөйләште
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: