Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2021, 09:42

Нәрсә ул “Библиокулиса”?

Дәүләкән шәһәренең Үзәк балалар китапханәсендә “Библиокулиса” китап театры барлыкка килде. Ул "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.

Нәрсә ул “Библиокулиса”?
Нәрсә ул “Библиокулиса”?

"Библиокулиса" театры сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлләренә эләккән гаиләләрдән булган балаларга ял итүне оештырырга ярдәм итәчәк. Биредә алар үзләренең талантларын һәм сәләтләрен ачар, танылган әсәрләрне сәхнәләштерүдә катнаша алачак. Моннан тыш, балаларны сөйләм мәдәнияте һәм техникасы, ритмопластика, рольле диалог, грим, мимика кебек төшенчәләр белән таныштыралар. Бу белемнәр балалар театр актерлары ролендә чыгыш ясаганда ярдәм итәчәк.

"Мондый дәресләр балаларга бик ошый,  аларның иҗатка якынайта, командада эшләргә булыша", – ди китапханә мөдире Антонина Макарова.

Театр уңышлы эшләсен һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы булсын өчен, балалар китапханәсендә тиешле шартлар тудырылган: бинаның икенче катына капиталь ремонт ясалган. Монда берничә кечкенә бүлмәне  яңа актлар залына берләштергәннәр, идәннәрне һәм ишекләрне алыштырганнар, баскычларны буяганнар, мини-сәхнә ясаганнар. Бу эшләрнең барысы да район бюджеты акчасына башкарылган. Нәтиҗәдә, район администрациясе ярдәме белән китапханә якты, матур, иркен биналы булды, анда хәзер балалар белән эшләргә шартлар бар.

Быелның декабрь ахырына кадәр залда уен зонасы барлыкка киләчәк, сәхнә бизәләчәк, шулай ук пәрдәләр, урындыклар, пуфиклар, келәмнәр, китап стеллажы, бер сүз белән әйткәндә, театрның сыйфатлы эшләве өчен кирәк булган бар нәрсә сатып алыначак.

Нәрсә ул “Библиокулиса”?
Нәрсә ул “Библиокулиса”?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: