Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2021, 19:04

Уфада Бөтенрусия медицина форумы

“COVID-19: новый вызов" форумында Радий Хәбиров ике госпиталь төзелешенә старт бирде. Алар Сибайда һәм Туймазыда төзеләчәк һәм гыйнварда ук эшли башлаячак.

Уфада Бөтенрусия медицина форумы
Уфада Бөтенрусия медицина форумы

“Хастаханәләр беркайчан да күп булмый”, – диде Республика Башлыгы журналистларга. Пандемия җиңелгәч, бу учреждениеләр күп функцияле медицина үзәкләренә күчереләчәк. Ә әлегә республиканың көнбатышына һәм көньягына югары технологияле COVID-госпитальләре бик кирәк.

Чарада белгечләр COVID-19 белән көрәш чаралары турында фикер алышты. Форум спикерлары арасында Русия һәм Казахстан, Белоруссия һәм Израильнең әйдәп баручы медицина үзәкләре вәкилләре бар иде. Сүз уңаеннан, Израильдә коллектив иммунитетка ирешкәннәр, бу вакцинациясе нәтиҗәсендә мөмкин булган. Нәтиҗә буларак, бүген анда стационарда нибары 100 пациент дәвалана. Израиль терапевты "Омикрон" яңа штаммы турында да тыныч кына фикер йөртә.

Пленар утырыш барышы форум сайтында трансляцияләнде. Тамашачылар арасында республиканың төрле районнарыннан 42 медицина учреждениесе хезмәткәрләре бар иде.

Шулай ук Радий Хәбиров сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырды. Табиблар, шәфкать туташлары дәрәҗәле исемнәр һәм бүләкләр алдылар. Медицина өлкәсеннән ерак торган һөнәр вәкилләре дә, мәсәлән, водительләр һәм хастаханәләргә кислород ташучылар билгеләп үтелде.

Фото: Башинформ.

Уфада Бөтенрусия медицина форумы
Уфада Бөтенрусия медицина форумы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: