Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2021, 18:37

Русиядә кеше хокуклары сакланамы?

Владимир Путин видеоконференция режимында Гражданнар җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышын уздырды.

Русиядә кеше хокуклары сакланамы?
Русиядә кеше хокуклары сакланамы?

Президент билгеләвенчә, Совет  җәмгыятьне борчыган көнүзәк актуаль проблемалар белән актив шөгыльләнә. Һәм проблемаларның кайберләрен атап китте. Шуларның берсе – гражданнарны финанс өлкәсендәге мошенниклардан яклау. Совет бу мәсьәләне ныклап күтәргән, һәм кануннарга төзәтмәләр кертелгән. Нәтиҗәдә,  бердәнбер торакны залогка биреп кредитлар алу тыелган, микрокредит оешмаларының алдавыч схемаларына киртә куелган.

Тагын бер юнәлеш – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең милекчеләрен яклау.  Аларның үз  территорияләрендә урманнар тотарга хокукы юк иде. Шактый зур штрафлар куркынычы астында алар урманнарны юкка чыгарырга мәҗбүр булды. Совет үтенече белән Урман кодексына үзгәрешләр кертелде, йөзләгән гектар урман коткарып калынды.

Утырышта шулай ук бик күп проблемалар күтәрелде. Үзәк басмаларның яңалыклар лентасыннан күренүенчә, аеруча режиссер Александр Сокуровның бәхәсле  чыгышы Президентның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте.

Бу хакта тулырак тәүчыганактан укырга мөмкин: http://kremlin.ru/events/president/news/67331.

Русиядә кеше хокуклары сакланамы?
Русиядә кеше хокуклары сакланамы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: