Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2021, 17:19

"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!

"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты шәһәр яны поезды пассажирларына бушлай гәзит һәм журналлар тәкъдим итә. Арада "Тулпар" да бар.

"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!
"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!

9 декабрьдә "Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе" белән берлектә “Орлан” тизйөрешле поезды пассажирларына гәзит-журналлар өләшү буенча уртак акция үткәрелде. Әлеге акциянең максаты пассажирларны республика массакүләм мәгълүмат чараларын укуга җәлеп итү иде.

Нәшрият йорты медиадиректоры Айнар Байбулатов хәбәр иткәнчә, бу чара матбугатны популярлаштыру белән бергә юлчыларга вакытны файдалы үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

– “Орлан” поездында бару мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен тырышабыз, шуңа күрә бергәләп үткәрелә торган акциягә бик теләп кушылдык һәм безнең пассажирларга гәзит-журналларны бушлай тәкъдим итәргә шатбыз, -– дип билгели “Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе” АҖ генераль директорының беренче урынбасары Олег Черноокий.   

6-16 декабрьдә республикада матбугат декадасы уза. Бу чорда барлык республика басмаларына 10% ташлама белән язылырга мөмкин.

"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!
"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!
"Орлан"да "Тулпар" укып йөр!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: