Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2021, 11:07

ЮХХДИдә яңа җитәкче

Полиция полковнигы Владимир Севастьянов 1980 елның 1 мартында Нефтекамада туган.

ЮХХДИдә яңа җитәкче
ЮХХДИдә яңа җитәкче

Русия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән полиция полковнигы Владимир Александрович Севастьянов Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы вазифасына билгеләнде. 

ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Владимир Александрович 1980 елның 1 мартында Нефтекамада туган. 2000 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган. Шул ук елның ноябрендә Нефтекама Эчке эшләр идарәсенең ЮХХДИ бүлегенең юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы вазыйфасына билгеләнгән. 

2018 елның ноябреннән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. Русия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттә батырлык өчен», «Хезмәткә тугрылык өчен» һ .б. медальләр белән бүләкләнгән.

Чыганак: Башинформ.

ЮХХДИдә яңа җитәкче
ЮХХДИдә яңа җитәкче
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: