Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2021, 11:04

Маска кимәсәң

Русия Югары суды битлек кимәүчеләргә фотография буенча да штраф салырга рөхсәт итте.

Маска кимәсәң
Маска кимәсәң

Русия Югары судының административ хокук бозулар буенча коллегиясе карарында битлек режимын бозу очракларында тикшерү үткәрмичә һәм экспертиза билгеләмичә штраф салырга мөмкин диелә. Моның өчен беркетмә һәм фотофиксация дә җитәчәк.

Прецедент булып Мәскәү азык-төлек кибетенең кассацион шикаятен карау тора. Анда хокук бозу теркәлгән – сатучы битлексез эшләгән. Беркетмә төзелгән, суд сәүдә ноктасын 100 мең сумлык штрафка тарткан. Кибет РФ Югары судына гариза язган, район суды фотографияләр буенча экспертиза билгеләмәгән һәм сорау алмаган, дип күрсәткән. Әмма Югары мәхкәмә район суды нәтиҗәләре белән килешкән.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Pixabay.

Маска кимәсәң
Маска кимәсәң
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: