Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2021, 16:02

Нефтекамада – яңа мәктәп

Ул 1225 урынлык булачак.

Нефтекамада – яңа мәктәп
Нефтекамада – яңа мәктәп

Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендә “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 1225 урынлык мәктәп төзеләчәк. Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, бу мәктәп республиканың төньяк-көнбатышында иң зурысы булачак. Яңа уку учреждениесе якындагы мәктәпләрдә икенче сменадан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.

Бүгенге көндә мәктәптә җылылык һәм электр бар инде, лифтлар һәм ишекләр куелган, плитә һәм линолеум җәелгән. Мәйданы 18 мең кв. метрдан артык булган бина уку класслары, ашханә, спорт һәм актлар заллары, китапханә һәм укытуны оештыру өчен кирәкле башка бүлмәләрне үз эченә алачак.

«Без эшләрне төгәлләргә җыенабыз. Бүгенге көндә биредә 100-120 кеше мәшгуль. Минем уйлавымча,  мәктәпне тапшыруны көтәргә озак калмады", – ди Илфат Минязев, шәһәр хакимияте башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-neftekamske-postroyat-novuyu-shkolu-na-1225-mest

Нефтекамада – яңа мәктәп
Нефтекамада – яңа мәктәп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: