Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2021, 16:35

Икътисадта хәлләр начар түгел

В. В. Путин  видеоконференция режимында икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.

Икътисадта хәлләр начар түгел
Икътисадта хәлләр начар түгел

Гомумән алганда, икътисади динамика уңай, диде ул. Агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча, тулаем эчке продукт 4,6 процентка арткан. Бу дөньяда иң зур сан түгел, шулай ук  иң кечкенәсе дә түгел, әмма бүгенге көн һәм Русия икътисады өчен  яхшы күрсәткеч.

Өч квартал эчендә инвестицияләр 7,6 процентка плюста калган – шулай ук яхшы. Үзәк банкның төп ставкасы артуга карамастан, кредит күләмнәре шулай ук кимемәгән.

Русиядә мәшгульләр саны  72,3 миллион кешегә җиткән, бу күрсәткеч  2019 елның икенче яртысы дәрәҗәсенә туры килә.

Хәл ителмәгән мәсьәләләр, проблемалар күп, шулай да агымдагы елга Хөкүмәтнең төп бурычы – хезмәт базарын торгызу –  үтәлде, диде Президент.

Икътисадта хәлләр начар түгел
Икътисадта хәлләр начар түгел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: