-5 °С
Болытлы
"Омикрон" дигән сүз грек алфавиты хәрефләре исеменнән алынган. Мәсәлән, моңарчы ковидның "дельта" штаммы турында күп сөйләделәр.
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, обсерваторда беренче тәүлектә алынган уңай ПЦР-тестлы ике пациентта, Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты үткәргән анализ нәтиҗәсендә, "омикрон" штаммы расланган.
"Башка пациентларны да тикшерү дәвам итә, вәзгыять аерым контрольдә тора", – дип билгелиләр Роспотребнадзорда.
***
7 декабрьгә Башкортстанда ковид йоктыруның 624 яңа очрагы теркәлгән. 61 пациентка хастаханәдән тыш пневмония диагнозы куелган.
Фото: Pixabay.