Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2021, 19:29

“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны

 “Рәйхан” татар клубы үзенең ике еллыгын билгеләп үтте.

“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны

“Рәйхан” татар клубының җитәкчесе – тележурналистика ветераны, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, БР һәм РФнең Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева. Клубта даими рәвештә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар, әдәби-мәдәни кичәләр үткәрелеп килә.

 “Рәйхан”ның ике еллыгына Октябрьский шәһәреннән, Казаннан мәртәбәле кунаклар килгән иде. Бөтенрусия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина “гаилә институты” турында сөйләде, шигъри шәлкемнәр бүләк итте. Роберт Миңнуллиның “Башкортстан татарлары” шигырен укыды.

Быел күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзиның тууына 130 ел. Шул уңайдан “Рәйхан” клубы Интернет чатында “Галиябану” спектакленнән өзекләр башкаручылар арасында бәйге игълан ителгән иде. Бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләргә, шулай ук клубның актив әгъзаларына  Рәхмәт хатлары һәм “Татар милли ашлары” энциклопедиясе тапшырылды.

 Уңган хуҗабикәләр милли ризыклар: бәлеш, гөбәдия, чәк-чәкләр пешереп алып килгән иде. Җыр-моң, шигърият күчтәнәчләре дә мул булды. Оста биючеләр хәтта шәрык биюе дә әзерләгәннәр! Күпләр милли күлмәкләрдә, калфакларда һәм түбәтәйләрдә иделәр. Чара “Рәйхан” баннеры һәм бизәлгән чыршы янәшәсендә фотосессия белән тәмамланды. Рәйханлылар кафеның хуҗабикәсе Гөлфия Батыровага рәхмәтләрен җиткерделәр, яңа очрашуларда катнашырга сүз бирештеләр.

Юлай НИЗАЕВ.

“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
“Рәйхан” – күркәм очрашулар урыны
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: