Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2021, 22:08

Путин-Байден онлайн аралашты

Видеоформатта узган чарада Владимир Путин сөйләшү вакытында Сочида, Джозеф Байден – Вашингтондагы резиденциясендә булды.

Путин-Байден онлайн аралашты
Путин-Байден онлайн аралашты

Бүген кич Русия һәм АКШ Президентларының онлайн-форматта очрашуы булды. Видеоформатта узган чарада Владимир Путин сөйләшү вакытында Сочида, Джозеф Байден – Вашингтондагы резиденциясендә булды.

Бу июньдә Женевада сөйләшүләрдән соң икенче тапкыр очрашулары. Кремль һәм Ак йорт спикерлары фикер алышуда ике яклы мөнәсәбәтләрне, киберкуркынычсызлык һәм стратегик тотрыклылыкны, төбәк проблемаларын тикшерделәр. Аерым алганда, Әфганстан, Иран, Украинадагы, Ливиядәге һәм Сүриядәге вәзгыять тикшерелде.
Мәскәү Украинага карата хәрби планнар юк, дип белдерә һәм Киевны Минск килешүләрен үтәргә, Донбассның танылмаган Республикаларына гарантия бирергә чакыра. Бу кискенләшү фонында Путин күптән көтелгән Русия тәкъдиме – көнбатыш илләреннән НАТОны Көнчыгышка киңәйтү турында Мәскәү тарафыннан гарантия алу турында да искә төшерде.

 


Фото: vlastidengi.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: