Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2021, 10:43

Кушнаренкога – 35 ноутбук

Кушнаренко үзәк район хастаханәсенә 35 ноутбук кайтартылган.

Кушнаренкога – 35 ноутбук
Кушнаренкога – 35 ноутбук

Техника "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә сатып алынган, дип хәбәр итә Кушнаренко районы администрациясе. Яңа җиһазлар фельдшерларның эш урыннарын авыл фельдшер-акушерлык пунктларын һәм читтә эшләүче табиблар бригадаларын җиһазландыру өчен билгеләнгән. Автоматлаштырылган эш урыннары дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылачак. Бу табибларга авыруларны район һәм шәһәр хастаханәләренә  консультациягә җибәрергә, үзәк район хастаханәсе белән телемедицина консультацияләре үткәрергә, электрон документлар әйләнешен, шул исәптән электрон медицина карталары алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/kushnarenkovskaya-bolnitsa-v-bashkirii-poluchila-35-noutbukov

Кушнаренкога – 35 ноутбук
Кушнаренкога – 35 ноутбук
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: