+1 °С
Болытлы
Самбоны Дәүләкәннең визит карточкасы дип атарга да буладыр. Бу спорт төренә нигез салучыларның берсе В. В. Терентьев булган, самбо дәресләренә берничә буын яшьләр җәлеп ителгән. Һәм бүген дә көрәш спорты актив үсә: «Самбо-75» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дөнья һәм Европа чемпионнарын тәрбияләде.
Самбо көнен бәйрәм итү кысаларында анда 2008-10 елгы яшүсмерләр арасында район беренчелеге узды. Турнирда яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Беренчелек барышында "Самбо-75" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Татьяна Мазур һәм Владислав Земляковка самбо үсешенә өлеш керткән өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Дәүләкән хакимияте сайты мәгълүматлары файдаланылды.