Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2021, 21:04

Мөселманнар православларны җиңде

Уфада волейбол буенча конфессияара бәйге узды.

Мөселманнар православларны җиңде
Мөселманнар православларны җиңде

Анда Русия  һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтләренең җыелма төркеме, Уфаның урыс православ чиркәве һәм Башкортстан яһүдләре җәмгыяте командалары катнашты. Спорт буенча динара  бәйге уздыру башлангычы белән Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте чыккан. Алар фикеренчә, бу динара дуслыкны ныгытырга һәм халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спортка җәлеп итәргә булышлык итәчәк. Волейбол ярышы “Динамо” стадионында узды. Уеннар дини киемдә түгел, ә спорт формасында үтте. Беренче урынны мөселманнар алды, икенчедә – православ, өченчедә яһүд волейболчылары. Башкортстан хакимияте бу башлангычка хуплау белдергән һәм зуррак чаралар   уздырырга карар иткән. Бу хакта матбугат чараларына республика хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов белдерде.

“Чарада күбрәк кеше катнашуын теләр идем, ләкин коронавирус чикләүләре аркасында бу насыйп булмады. Алдагы елда ковидсыз төп диннәр арасында тулы бер Спартакиада уздырырга иде”, диде Азат Бадранов.

Чара ахырында тамашачылар да чыгып туп атып карады. Көярмәннәрнең дини киемнәрдәге  уеннары интернетта зур кызыксыну уятты.

 

Фото: Уфа-Школа волейбола UfaVolley

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: