Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2021, 12:42

Үзмәшгульләр күбәя

Русиядә үзмәшгульләр саны шәхси эшкуарларныкы (ИП) белән тигезләшкән.

Үзмәшгульләр күбәя
Үзмәшгульләр күбәя

2021 елда үз-үзләренә эшләүчеләр саны ике тапкырга арткан, хәзер алар 3,5 млн. кеше. Бу мәгълүмат белән Федераль салым хезмәте (ФНС) җитәкчесе Даниил Егоров уртаклашкан. «Хәзер илдә 3,5 миллионнан артык үзмәшгуль һәм 3,5 миллионга якын шәхси эшкуар исәпләнә», – ди ул. 2020 ел ахырында исә илдә 1,6 млн үзмәшгуль булган. Аларның санының артуы 2021 ел башыннан кече бизнес өчен  отышлы булган бердәм керем  салым режимы эшләми башлау белән аңлатыла. Шулай ук Даниил Егоров хәбәр иткәнчә, Федераль салым хезмәте 3-НДФЛ салым декларацияләре формасыннан баш тартырга планлаштыра.

Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, беренче яртыеллыкта республикада үзмәшгульләр саны 54 мең кешедән арткан. Гыйнвар-июнь айларында үсеш 22 мең тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта үз-үзләренә эшләүчеләр бюджетка 194 млн сум түләгән.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Pixabay.

Үзмәшгульләр күбәя
Үзмәшгульләр күбәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: