Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2021, 18:50

Кайсы да агу

Тикшерүчеләр ачыклавынча, студентлар биш литрлы яшел төсле савыттагы контрафакт алкогольгә заказ биргән һәм аны машина тәрәзәләре өчен тәгаенләнгән туңмый торган сыекча (составында агулы метанол бар) белән бутаганнар. Кызларның берсе вафат.

Кайсы да агу
Кайсы да агу

Казанда 13 студент, аларның 11е Башкортстанныкы, метанол белән агуланып хастаханәгә эләккән иде.  “Кызганычка каршы, табибларның тырышлыгына карамастан, бер пациентны коткарып булмады, бу көннәрдә табиблар хастаханәдә яшәде диярлек һәм һәм зыян күрүченең яныннан да  китмәделәр. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм шәхсән министр исеменнән кайгы уртаклашабыз”,  –  диелә ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, башка зыян күрүчеләр тотрыклы хәлдә.

Фаҗига 16 ноябрьдә булды. Ул көнне яшьләр Салмачыда бер егетнең туган көнен билгеләгәннәр.

Вафат булган 20 яшьлек Анастасиянең әнисе кызының агулануы аның өчен көтелмәгән хәл булуы турында сөйләгән, ул БДМУда педиатрга укыган һәм укучыларны имтиханнарга әзерләү белән шөгыльләнгән. 

Татарстанның Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. 

Фото: Pixabay.

 

Кайсы да агу
Кайсы да агу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: