Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2021, 09:35

УДАТУда – заманча остаханәләр

Уфа дәүләт авиация техник университеты матди-техник базаны яңартуга грант алган, бу акчага дүрт заманча остаханә булдырылган.

УДАТУда – заманча остаханәләр
УДАТУда – заманча остаханәләр

 Бу «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең конкурентлык сәләтен арттыру)» федераль проекты гранты ярдәмендә мөмкин булган. Остаханәләрне җиһазлауга юнәлтелгән акчаларның гомуми күләме 77 млн сумга якын.

Югары уку йорты базасында дүрт остаханә төзелгән. «Электроника» һәм «CAD инженер дизайны» юнәлешләре буенча тагын ике остаханә югары уку йорты структурасындагы Уфа авиация техникумы мәйданчыкларында урнаштырылган.

Биредә студентлар электрон җиһазлар төзиләр һәм сыныйлар, схемаларны тикшерәләр. Остаханәне «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Региональ чемпионатының конкурс мәйданчыклары буларак куллану планлаштырыла.

"Җиһазлар белән тәэмин итү, заманча остаханәләрне ачу – көллиятләрне үстерүдә зур этәргеч", – ди Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/ufimskiy-vuz-otkryl-chetyre-novye-masterskie.

УДАТУда – заманча остаханәләр
УДАТУда – заманча остаханәләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: