Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2021, 10:29

Ярминкәләргә рәхим итегез

Ял көннәрендә Уфада Дим һәм Яшел чаукалык (Зеленая роща) бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре көтелә.

Ярминкәләргә рәхим итегез
Ярминкәләргә рәхим итегез

Шимбә, 6 ноябрьдә, түбәндәге мәйданчыклар эшли:

–  Правда урамы буенча Таллин урамыннан Ухтомский урамына кадәр автомобиль участогында;

– Эшче корреспондентлар (Рабкоров) урамы буенча 3, 5, 7 нче йортлар янындагы мәйданчыкта;

–  Рабкоров урамы, 20нче йорт.

 Якшәмбе, 7 ноябрьдә, түбәндәге урамнарда ярминкәләр оештырыла:

– Рабкоров урамы буенча 3,5,7 нче йортлары янындагы мәйданчыкта;

– Рабкоров урамы, 20нче йорт.

Ярминкәләрнең эш вакыты:  10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Дим  районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе 07.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәрелү сәбәпле, Таллиня урамыннан алып Ухтомскийга кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

 Бу хакта Уфа хакимияте  хәбәр итә.

Чыганак: Башинформ.

Ярминкәләргә рәхим итегез
Ярминкәләргә рәхим итегез
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: