Уфада, Әмир Абдразаков исемендәге "Башкортостан" киностудиясе павильонында, "Саня, газуй" ситкомын төшерү бара. Фильм провинция автосервисына эшкә урнашкан Саша турында бәян итә. Күп серияле комедия сериалын режиссер Филипп Абрютин төшерә. Анда Мәскәү актерлары Сергей Друзьяк, Олег Тактаров, Михаил Богдасаров һәм башкалар катнаша. Шулай ук фильмда Башкортстан театрлары артистлары да катнаша. Салым инспекторының эпизодик роленә кинорежиссер Вилүрә Исәндәүләтова чакырылган. Ситкомда ул салым тикшерүе белән автосервиска килә.
"Саня, газуй!" – "Әкият" кинокомпаниясенең "Башкортстан" киностудиясе катнашында "Яшьләр инициативалары" белән уртак продукты. Ситком "Мәдәният" илкүләм проектының яшьләр контентын булдыру конкурсында җиңгән.
Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.