-3 °С
Кар
Җан алучы түгел, курыкмагыз!
Җан исәбен алу билгеле.
Газраил түгел, шарф таккан кеше,
"Росстат" дип язылган портфеле.
Битлек кигән булыр, перчаткалы,
Юк кулында аның чалгысы.
Арбасы юк, җәяү генә йөри,
Планшеты бар, бар ручкасы.
Сораулары гади, җанга тими,
Өч дистәдән артык нибары.
Җавап тота бай һәм ярлы халык,
Илнең бар сукбайлары.
Кайберәүгә җайсыз сорау да бар,
Керем чыганагы, шул тагы.
Җиңел җавап сукбай өчен генә,
Һәрчак тулып торган чүп багы.
Фото Әлиф Галимовның шәхси архивыннан алынды.