Барлык яңалыклар
Новости
4 ноябрь 2021, 16:53

Камиләбез беренче!

Татар кызы Камилә Вәлиевага Ванкуверда җитүчеләр булмады.

Камиләбез беренче!
Камиләбез беренче!

Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева 3 яшь ярымнан боз өстендә. Юниорлар арасында бозда фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы. Яңарак Канадада узган Гран-при этабында үзенең осталыгы белән таң калдырды. Гадәттә алкышлар, шау-шу белән тулы трибуналар аның чыгышын тын да алмый күзәтте. Ул башкарган өчле, дүртле әйләнүләр төгәллегенә сокламый мөмкин түгел иде. Әлбәттә, болар барысы да – күпсанлы күнегүләр һәм  тренер Этери Тутберидзе командасының зур хезмәте нәтиҗәсе. Ванкуверда Русия кызлары сынатмады. Елизавета Туктамышева – 2нче, Алена Косторная 3нче урында.

Фото К.Вәлиеваның Инстаграм битеннән алынды.

Камиләбез беренче!
Камиләбез беренче!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: