Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2021, 11:43

Мәдәният үсешсен өчен

2022 елда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Русия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Аларны 2021 елның 1 ноябреннән 2022 елның 20 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин.

Мәдәният үсешсен өчен
Мәдәният үсешсен өчен

Проектларны коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция секторы вәкилләре, муниципаль оешмалар һәм шәхси эшкуарлар җибәрә ала. Конкурста катнашуга гаризалар фондкультурныхинициатив.рф рәсми сайтында бирелә.

Проектлар сигез тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш: «Алгарыш милләте («Нация созидателей»)», «Бөек рус сүзе» («Великое русское слово»), «Мин горурланам» («Я горжусь»), «Көч урыны» («Место силы»), «Мәдәни код» («Культурный код»), «Яшь лидерлар» («Молодые лидеры»), «Ил тарихы: җиңүләр тарихы. Дәверләр» («История страны: история преодолений и побед. Вехи»), «Күп милләтле халык» («Многонациональный народ»).

Конкурсны уздыру шартлары һәм тәртибе Президент Мәдәни инициативалар фондының рәсми сайтында бастырылган конкурс турындагы нигезләмә белән билгеләнә. Мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү өчен, контакт үзәге эшли, аның белгечләре барлыкка килгән сорауларга оператив җаваплар табарга ярдәм итә телефон:  8 (495) 150-50-15. Моннан тыш, заявка һәм бюджет төзү буенча методик материаллар әзерләнгән.

Конкурс илкүләм проектлар максатларын гамәлгә ашыруда да зур ярдәм булачак.

Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/administration/67048.

Мәдәният үсешсен өчен
Мәдәният үсешсен өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: